news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычылары халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясады

Швециядә уза торган ярышларга бүген старт бирелде.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген, 17 ноябрьдә, Швециянең Элливаре төбәгендә Халыкара чаңгы спорты федерациясенең чаңгы ярышлары старт алды.

Анда Россиянең чаңгыда узышу буенча барлык җыелма командалары да катнаша. Составта Татарстан чаңгычылары да бар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә республиканың Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

«Аның нәтиҗәләре буенча Дөнья кубогының беренче этабына илнең төп командасы ачыклана», – дип хәбәр иттеләр федерациядән.

Ярышларның беренче көнендә Татарстан җыелма командасы чаңгычысы, халыкара класслы спорт остасы Юлия Чекалева 5 чакрым арага ирекле ысул белән индивидуаль узышта финишка 6 нчы булып килде. Ә республика данын яклаучы тагын бер чаңгычы, Россия чемпионы, спорт остасы Анна Нечаевская – унынчы, Анастасия Доценко егерменче булды.

Ярышлар 19 ноябрьгә кадәр дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100