news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычылары Австриягә Дөнья чемпионатына бара

Россиянең милли командасына 24 спортчы – 12 ир-ат һәм 12 хатын-кыз керде.

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Австриянең Зеефельд шәһәрендә чаңгы буенча Дөнья чемпионатында катнашу өчен Татарстан чаңгычылары Андрей Ларьков һәм Анна Нечаевская бара. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

21 февральдән 3 мартка кадәр узачак ярышларда Россиянең милли командасын 24 спортчы – 12 ир-ат һәм 12 хатын-кыз тәкъдим итәчәк. Җыелма составына Татарстан чаңгычылары керде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ярышлар программасы:

21.02 - ирекле стиль белән спринт;

23.02 - 15/30 км скиатлон;

24.02 - классик стильдә команда спринты;

26.02 - классик стильдә 10 км га индивидуаль узыш, хатын-кызлар;

27.02 - классик стильдә 15 км га индивидуаль узыш, ир-атлар;

28.02 - хатын-кызлар эстафетасы 4х5 км;

01.03 - ир-атлар эстафетасы 4х10 км;

02.03 - ирекле стиль белән 30 км га масс-старт;

03.03 - ирекле стиль белән 50 км га масс-старт. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100