news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан чаңгычылары Анна Нечаевская белән Никита Сурков өйләнешә

Никита Сурков Олимпиададан кайткач, Анна Нечаевскаяга кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Чаңгычы Никита Сурков Көньяк Кореядән кайтканнан соң, Пхенчханда узган Олимпиаданың бронза призеры, Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевскаяның кулын сорады. Бу хакта РБК Татарстан хәбәр итә.

Спортчы ризалык бирде. «Бу – минем өчен көтелмәгән хәл. Мин бик тә бәхетле, аңа үлеп гашыйкмын», - диде Анна.

Сурков Кореядә Нечаевская белән бергә була, әмма ике көнгә иртәрәк кайта, дип сөйләде кияү белән кәләш. Бу – Нечаевскаяның Олимпиадада яулаган уңышына бәйле түгел, диде Сурков.

22 яшьлек чаңгычы Никита Сурков Халыкара спортның чаңгы төрләре федерациясе яклавы астында үтә торган ярышларда катнаша. Анна Нечаевская 2016 елда Вологда өлкәсеннән күченеп килде һәм Татарстан өчен чыгыш ясый башлады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot