news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан чаңгы юлы» ярышларында 3200гә якын тукайлы катнашты

Барлык чаңгычыларга бертөрле озынлыктагы – 2018 метрлы трасса билгеләнде.

(Тукай районы, 11 февраль, "Татар-информ", "Якты юл"). Кичә районның барлык авыл җирлекләрендә «Татарстан чаңгы юлы – 2018» кысаларында массакүләм чаңгы ярышлары узды. Анда мәктәп укучыларыннан башлап пенсия яшендәгеләргә кадәр катнашты. Ярышларда районнан барысы 3172 кеше үз көчен сынады, дип яза җирле басма.

Халыкны иң күп җыйган җирлек Яңа бистәсе булды. Анда районның төрле оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре, авыл җирлекләре вәкилләре бар иде. Мәсәлән, район Эчке эшләр бүлегеннән 22 кеше, социаль яклау бүлегеннән – 11, үзәк дәваханәдән 26 кеше чаңгычылар исемлегендә иде. Шулай ук район башкарма комитеты бүлекләрендә эшләүчеләр, ветераннар, мәктәп укучылары да шактый иде Яңа бистәсендә. Иң кечкенә катнашучы биредә Иске Дөреш авылыннан Илһам Шакиров булды. 5 яшьлек спортчы Яңа бистәсенә әнисе Гөлназ ханым белән килгән. Барысының да күңеле күтәренке, йөзләре шат. Көне дә матур, чаңгычыларга уңышлар теләп күктән кояш елмая.

Ярышларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров ачты. Ул барлык катнашучыларга уңышлы старт, күңелле финиш теләде. Спортчыларны сөендереп, якын киләчәктә Яңа бистәсендә бар шартлары тудырылган, яктыртылган чаңгы базасы ачу планы турында да әйтте.

Барлык чаңгычыларга бертөрле озынлыктагы – 2018 метрлы трасса билгеләнде. Беренче булып старт сызыгына хатын-кызлар басты. Алардан иң беренче булып Эчке эшләр бүлегендә инспектор-кинолог булып эшләүче Гөлшат Трущина килде. Икенче урында район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәре Айсылу Вәҗиева, өченче булып Яңа поселогы мәктәбеннән Людмила Петрова килде. Ир-атлардан беренче килүче Яңа поселогыннан 19 яшьлек студент егет Зөлфәт Шәрифуллин, икенче-өченче урыннарда Иске Абдул авыл җирлеге данын яклаучы егетләр Илсаф Мәүләвиев һәм Илдар Сәгыйдуллин булды. Ветераннар арасыннан исә беренче ике урын Зыязетдин Сәхәповка һәм Мансур Гайфетдиновка бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100