news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгы федерациясе ярышлардан читләштерелгән чаңгычыны яклап чыкты

Допинг аркасында Яшел Үзән спортчысы Анастасия Доценко гомерлеккә Олимпиада уеннарында катнашудан мәхрүм ителде.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Татарстаның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вакытлыча ярышлардан читләштерелгән чаңгычы, Яшел Үзән спортчысы, 31 яшьлек Анастасия Доценконы яклап чыккан. Бу хактага хәбәр федерациянең Instagram аккаунтында урнаштырылган.

“FIS (халыкара чаңгы спорты федерациясе – ТИ) шундый карар кабул иттте һәм безнең Татарстанның Яшел Үзән чаңгычысы Анастасия Доценконы вакытлыча ярышлардан читләштерде. Настя белән таныш кешеләр аның эчкерсезлеген, тәртипле, көчле һәм принципиальлеген яхшы белә. Настя, Татарстан синең белән, Халыкара Олимпия комитетыннан бернинди явызлар да сиңа булган ышанычны юкка чыгара алмас! Без синең белән!” – диелгән хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, ике көн элек Халыкара Олимпия комитетының Денис Освальд җитәкләгән комиссиясе Россия чаңгычылары – Анастасия Доценко, Юлия Чекалева һәм биатлончы Ольга Зайцеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен гомерлеккә Олимпия уеннарыннан читләштерде. Аларның 2014 елгы Сочидагы Олимпиада күрсәткечләре юкка чыгарылды. Сочида әлеге чаңгычылар медаль яуламады.

Шунысы да игътибарга лаек: 33 яшьлек Юлия Чекалева да бу сезонда Татарстан данын яклый башлаган иде.

Халыкара Олимпия комитеты карарыннан соң Халыкара чаңгы спорты федерациясе әлеге чаңгычыларны вакытлыча ярышлардан читләштерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100