news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан чаңгычылары «Хакасия кубогы» Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар алды

«Хакасия кубогы» Бөтенроссия чаңгы турниры Хакасиянең Вершина Тёи бистәсендә уза. 18 ноябрьдә ярышларда ирекле стиль белән спринтта медальләр уйнаттылар. Татарстан спортчылары призлы урыннар яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

Татарстан чаңгычылары Иван Горбунов һәм Денис Филимонов ярышларда алтын һәм көмеш медальләр алды.

Иван 3:07,79 нәтиҗәсе белән зачетта җиңүче булды. Яр Чаллы егете Денис Филимонов аңа нибары 0,31 секундка гына калышты (3: 08,10).

Хакасия Кубогы 19 ноябрьдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында классик стильдәге узышлар белән тәмамлана, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot