news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан чаңгычылары Россия чемпионатында алтын һәм көмеш медальләр яулады

Татарстан чаңгычылары Россия чемпионатында алтын һәм көмеш медальләр яулады
Фото: ТР Чаңгы узышлары федерациясе

Көньяк Сахалинда Россия беренчелегендә ир-атлар арасында 4х7,5 километрлы эстафетада медальләр уйнатылды. Татарстанның икенче командасы республиканың Александр Большунов составындагы төп составын узды һәм җиңү яулады.

Алтын медальләргә Татарстан-2 җыелма командасы составында чыгыш ясаган Андрей Ларьков, Владислав Осипов, Денис Филимонов һәм Сергей Забалуев ия булды. Көмеш медальләрне республиканың беренче составында булган Антон Тимашов, Сергей Ардашев, Иван Горбунов һәм Александр Большунов яулады. Призерлар өчлеген Коми Республикасы чаңгычылары Илья Порошкин, Алексей Виценко, Евгений Семяшкин һәм Кирилл Кочегаров йомгаклады.

Хатын-кызлар арасында эстафетада Төмән өлкәсе җыелма командасы җиңүче булды. Татарстан чаңгычылары өченче урын яулады. Көньяк Сахалинда узучы чемпионат азагына якынлаша: алда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында соңгы ярыш – 50 километрга масс-стартлар көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot