news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан бюджетыннан субсидия алу өчен 192 коммерцияле булмаган оешма көрәшәчәк

Татарстанның Министрлар кабинетында социаль проектлар тормышка ашыручы коммерцияле булмаган республика оешмаларының конкурс гаризаларын хупладылар.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга республика бюджетыннан субсидияләр бирү өчен конкурска 192 гариза килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс комиссиясе утырышы Татарстанның Министрлар кабинетында узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – конкурс комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашты.

Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу өчен конкурска 35 муниципаль берәмлектән барлыгы 199 гариза килгән һәм теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100