news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан бюджетыннан “Имин шәһәр” проектын үстерүгә 178,5 млн сум бүлеп бирелә

Татарстан проектны гамәлгә кую буенча сынау төбәкләре рәтенә кергән

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда “Имин шәһәр” проектын гамәлгә кую өчен республика бюджетыннан 178,5 млн сум бүлеп бирелә. Шул акча 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга бүленәчәк.

Бу хакта бүген Россия төбәкләрендә “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексын гамәлгә кую һәм үстерү буенча ведомствоара комиссия утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин белдерде. “Шулай итеп, “Имин шәһәр” проектын гамәлгә куйгач, халык куркынычсызлыгы һәм республика территориясе иминлеге һәм, инновацион технологияләрне кулланып, иминлек тәэмин итү өлкәсендә комплекслы чараларны гамәлгә ашыру турында әйтергә мөмкин”, - дип тәмамлады докладын Алексей Песошин.

Хәзер республика министрлыклары һәм ведомстволарында кулланыла торган барлык программалар анализлана, бу “Имин шәһәр” бердәм мәйданында, ә киләчәктә төбәк җитәкчесенең вазгыяви үзәгендә мониторинг ясау, анализлау һәм вазгыятьне фаразлау өчен кирәк, дип шәрехләде беренче вице-премьер сүзләрен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

РФ вице-премьеры Дмитрий Рогозин рәислегендәге комиссия утрышында тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Россия гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков катнашты.

“Имин шәһәр” аппарат-программа комплексын төзүнең максаты – әйләнә-тирә мохитнең иминлек дәрәҗәсен күтәрү, җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итү.

Тагын шунысын әйтик: Татарстан проектны гамәлгә кую буенча сынау төбәкләре рәтенә кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot