news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан бюджетыннан 14 мең ятим балага яңа ел бүләге өчен 8 миллионга якын акча тотылган

Ләйлә Фазлыева фикеренчә, республиканың күпчелек районнарында хәйрия чараларын үткәрүгә игътибар биргәннәр.

Татарстан бюджетыннан 14 мең ятим балага яңа ел бүләге өчен 8 миллионга якын акча тотылган
архив

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы бюджетыннан 14 мең ятим һәм инвалид балаларга яңа ел бүләге өчен 8 миллионнан артык акча тотылган. Бу турыда Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Күпчелек районнарда хәйрия чараларын үткәрүгә игътибар биргәннәр. “Һәр районда муниципаль бюджет хисабына аз тәэмин ителгән гаиләле балаларга, ятимнәргә һәм инвалидларга бүләкләр бирелде. Мәсәлән, Яр Чаллыда 22 мең балага бүләк бирү өчен җиде миллион акча тотылган”, - диде спикер.

Ләйлә Фазлыева Яңа ел бәйрәмнәрендә үткән чараларның Татарстанның барлык муниципаль районнарында югары дәрәҗәдә үтүен әйтте. “Яңа ел каникулларында 2,5 меңнән артык бала савыктыру лагерьларында ял иткән, 5 мең мәктәп укучысы мәктәптә оештырылган лагерьларга йөргән”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot