news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан бюджеты 2018 елның беренче яртыеллыгында 54 процентка үтәлгән

Салым һәм салым булмаган керемнәр 107,7 млрд сумны тәшкил иткән.

Татарстан бюджеты 2018 елның беренче яртыеллыгында 54 процентка үтәлгән
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджеты 2018 елның беренче яртыеллыгында планнан 54 процентка үтәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың финанс министры урынбасары Алексей Шишкин белдерде. 

Узган елның әлеге вакыты белән чагыштырганда, салым һәм салым булмаган керемнәрнең артуы 9,9 млрд сумны тәшкил иткән дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, бюджетның керем өлешен башкаруның иң күп өлешен 107,7 млрд сум күләмдә салым һәм салым булмаган керемнәр тәэмин иткән.

ТР Финанс министры урынбасары билгеләп үткәнчә, федераль бюджеттан 11 млрд сум килгән. 

Республика бюджеты чыгымнары 87,7 млрд сумны яки расланган күрсәткечтән 36 процентны тәшкил иткән.

“Республика бюджетын башкару гомумән алганда, беренче яртыеллыкта 50 проценттан артыгракны тәшкил итте. Бу бик яхшы күрсәткеч. Узган елларда 50 процентка кадәр җитми иде”, - дип шәрехләде Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин.

news_right_1
news_right_2
news_bot