news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан бюджетының 60 проценты 2021 елда социаль өлкәгә бүленгән

Татарстан бюджетының социаль максатларга каралган өлеше сакланган, ул 60 процент тәшкил итә. Бу мәсьәлә Дәүләт Советы утырышында күтәрелде. 2021 елда бюджет үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

«2021 елда кризистан соңгы тернәкләнү үсеше күзәтелде, аның нәтиҗәләре буенча, күп кенә күрсәткечләр буенча 2020 елгы кимүне компенсацияләп булды», - дип белдерде Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин.

Ул эшлеклелек арту бәрабәренә икътисад акрынлап торгызылып, куәтләрен арттырганын билгеләп узды. Былтыр республиканың тулай төбәк продукты 3,3 трлн сумнан арткан. Илнең бюджет системасына 1,1 трлн сум салым түләүләре җибәрелгән, шуларның 69,5 проценты – федераль казнага. Узган ел белән чагыштырганда, Татарстан керемнәре – 21,1 процентка, чыгымнары 8,4 процентка арткан.

Коронавирус инфекциясе шартларында халыкка һәм бизнеска ярдәм йөзеннән федераль һәм республика чыганакларыннан 50 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Халыкка түләүләр, социаль тәэминатка чыгымнар, 2020 елга караганда, 3,6 процентка арткан. Муниципаль берәмлекләргә 63,3 млрд сум күләмендә бюджетара финанс чаралары юлланган, нәтиҗәдә, кредит бурычлары вакытында түләнгән.

2021 елда Татарстан бюджеты керемнәре 355,2 млрд сум булган, бу алдагы елга караганда, 61,8 млрд сумга күбрәк. Республика чыгымнары – 343,6 млрд сум.

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин да узган елгы бюджет параметрларына тукталды. «Узган елда Татарстан Республикасында төп макроикътисади күрсәткечләр динамикасы уңай булды. 2021 елда берләштерелгән бюджетның керем өле­шенә 411 млрд сум алынган, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 336 млрд сум тәшкил итте. Россия Федерациясе субъектлары арасында, керемнәр күләме буенча, республика җиденче урынны алды», - дип белдерде.

Республика бюджетына 355 млрд сум акча тупланган, шулардан салым һәм салым булмаган керемнәр – 280 млрд сум. «Казнада төп керем чыганакларының берсе – табышка салым, узган елда ул 119,5 млрд сум тәшкил итте. Бу салымны, нигездә, нефть чыгару, газ һәм аларга хезмәт күрсәтү тармагы оешмалары тәэмин итә», – диде министр.

«Физик затларның кеременә салым республика бюджетына һәм җирле бюджетларга керә. Берләштерелгән бюджетта әлеге салым 98,2 млрд сум тәшкил итте. Салым кеременең уңай динамикасын, нигездә, икътисадта уртача хезмәт хакының үсеше тәэмин итте, 2021 елда ул 13,2 процентка арткан», - дип саный Радик Гайзатуллин.

ТР Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев Хисап палатасы бюджет үтәлешен тикшергәне турында сөйләде. Аның сүзләренчә, тулаем алганда, 2021 елгы бюджет үтәлеше нәтиҗәле дип бәяләрлек.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100