Татарстан бюджеты Казан метросының икенче тармагын төзүгә 800 млн сум акча юнәлдерәчәк
Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогы - «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр төзүгә республика бюджетыннан 800 млн сум юнәлдереләчәк. Бу тендер дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.
Тендерга документлар нигезендә, эшчеләргә тимер-бетон конструкцияләр ясарга, кабель салырга һәм гидроизоляция үткәрергә, шулай ук "Имәнлек" станциясенә төшә торган баскычлар астында саклагыч экран урнаштырырга кирәк булачак.
Заказ бирүче буларак Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тора.
Тендерда катнашуга гаризалар агымдагы елның 11 июленә кадәр кабул ителәчәк, ә 13 июльдә подрядчы билгеләнәчәк. Аңа барлык эшләрне 2022 елның 30 ноябренә кадәр башкарырга туры киләчәк.