Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан бюджеты 2025 елда 251,4 миллион сум күләмендә дефицит белән үтәлгән
2025 елда Татарстан бюджетының керемнәре 605,1 миллиард сум, чыгымнары 605,3 миллиард сум, дефициты 251,4 миллион сум тәшкил иткән. Узган елгы бюджетны үтәү турындагы закон проектын бүген Татарстан Дәүләт Советының 21-нче утырышында депутатлар кабул итте.
«2025 елда консолидацияләнгән бюджетның керемнәр өлешенә 725 миллиард сум кертелде, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 602 миллиард сум. Үз керемнәре күләме буенча республика РФ субъектлары арасында дүртенче урын яулады һәм 2024 елдагы позициясен саклап калды», – дип сөйләде ТР финанс министры Марат Фәйзрахманов.
Төбәк бюджетына 493 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр килде, дип өстәде ул.
Министр сүзләренчә, 2025 елда республика бюджетына кергән кире кайтарылмый торган керемнәр суммасы 112 миллиард сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджеттан 96 миллиард сум кертелгән.
«Татарстанның узган елдагы консолидацияләнгән бюджетының чыгымнары 725 миллиард сум тәшкил итте», – дип йомгаклады сүзен Фәйзрахманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз