news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан быел сигез фильм төшерү өчен субсидияләр бирә

Татарстан Мәдәният министрлыгы республика бюджеты хисабына кинофильмнар төшерү буенча конкурска гаризалар 3 октябрьдән кабул ителә башлый.

«Конкурста коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала. гаризалар 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә», дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.

Гариза белән бергә булачак фильмның синопсисы, сценарие һәм сметасы да тапшырылырга тиеш.

Фильм төшерү өчен субсидия суммасы 500 мең сумнан башлап 2 миллион сумга кадәр. Конкурс буенча барлыгы сигез фильм төшерелер дип планлаштырыла.

Дүрт кыска метражлы документаль фильмнарның темасы: республикада милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгыту; республика үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр турында; патриотик үзаңны ныгыту; Татарстанның тарихи шәһәрләре һәм милли архитектура. Болар өчен 500 мең сум тәкъдим ителә.

Гомумкешелек кыйммәтләрен пропаганадалаган тулы метражлы нәфис фильм өчен 2 млн сум каралган. Кискен социаль темаларга кагылган «Мәдәният. Хәзер» кыска метражлы нәфис фильмнар циклы – 1 млн сум. Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирасына багышлаган тулы метражлы документаль фильм – 1 млн сум. Татарстан халыкларының популяр әдәби һәм фольклор образларына багышлаган анимацион фильм – 1 млн сум.

Гаризалар ТР мәдәният министрлыгында кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100