news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан быел шәһәр яны лагерьләрендә ял иткән балалар саны буенча лидер булган

Коронавирус сәбәпле, 26 төбәк балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен бөтенләй оештыра алмаган.

Татарстан быел шәһәр яны лагерьләрендә ял иткән балалар саны буенча лидер булган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Республикасы быел шәһәр яны лагерьләрендә ял иткән балалар саны буенча илдә беренче урынны алган. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Россия Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы быел шәһәр яны лагерьләрендә ял иткән балалар саны буенча илдә беренче урынны алды, ә барлык ял итү формалары буенча — Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер», — диде Дамир Фәттахов.

Татарстанда җәй көне 102 лагерь һәм санаторияләрдә 46 меңгә якын бала ял иткән. Чагыштыру өчен, Удмуртия Республикасында 33 меңнән артык бала, Пермь краенда 18 меңгә якын бала лагерьләрдә булган. Санап үтелгән төбәкләр балаларны җәйге ял белән тәэмин итү буенча Идел буе федераль округында беренче өчлеккә кергәннәр.

2020 елда Татарстанда барлыгы 218 меңнән артык баланы ял белән тәэмин итмәкче булганнар. Роспотребнадзор таләпләре буенча палатка тибындагы лагерьләр, мәктәп яны лагерьләре җәй көне эшләмәгән. Министр мәктәп яны лагерьләре һәм хезмәт лагерьләре эшчәнлеге көзге һәм кышкы каникулларына күчерелү турында да әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100