Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан быел рекордлы уңыш җыя алмаячак
“Республикага рекордлы күләмдә уңыш кирәк тә түгел”, – диде галим Олег Шайтанов.
(Казан, 30 март, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Татарстан аграрийлары быел рекордлы уңыш җыеп алмаячак. Бу фикерне “Татар-информ”га Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов җиткерде.
Исегезгә төшерик, 2017 елда республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 5 млн тонна ашлык, 3 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алган иде.
“Мондый рекордлы күрсәткечләрне көтмибез инде”, – диде Олег Шайтанов. Шул ук вакытта ул 2018 ел уңышына фаразлар әйтә алмады. Аның каравы, галим, республика өчен моның кадәр күләмдә уңыш кирәкмәвен искәртте.
“Мул уңыш – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен файдага түгел. Бу ел шуны күрсәтте. Аграрийлар мул уңышны уңайлы һава торышы, яңгырлар аркасында алды. Әмма куелган хезмәт шул ук бит. Ашламалар да, ягулык-майлау материаллары да алынды. Яңгырлы ел булгач, көч тә күбрәк сарыф ителде, чыгымнар да күбрәк булды әле. Нәтиҗәдә, уңыш күп – куяр урын юк. Бәяләр кинәт төште. Шундый уңышлы елда, авыл хезмәтчәннәренә хезмәт хакы да түләп булмый. Еларга гына кала. Безнең институтта да фәнни хезмәткәрләр тарафыннан эшләнгән элиталы орлыклар сатылмый калды. Хуҗалыклар үз товарларын урнаштыра алмагач, аларда элиталы сорт кайгысы түгел, акча юк”, – диде Шайтанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз