news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан быел федераль бюджетка кредит түләүдән азат ителгән

2020 елда республика бюджет кредитлары буенча 573 миллион сум күләмендәге бурычын түләргә планлаштырган булган.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Россиянең барлык төбәкләре, шул исәптән Татарстан да, Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында, 2020 елда бюджет кредитлары түләүдән азат ителгән. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карарын ил Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

«2020 елда төбәкләр бурыч түләүдән тулысынча азат ителә. 2021-2024 елларда алар ел саен җыелган бурычның 5 процентын, 2025-2029 елларда вакытыннан алда каплау мөмкинлеге белән тигез өлешләргә бүлеп калганын түләячәк», — дип искәртә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта, федерация субъектлары быел бурыч түләүгә юнәлдерелмәгән акчаларны пандемиянең аяныч нәтиҗәләрен бетерүгә, шулай ук салым һәм салым булмаган керемнәрне киметү өчен компенсацияләргә сарыф итә ала.

«Татар-информ» агентлыгы 2020 елда Татарстанның федераль бюджетка 573 миллион сум (гомуми бурыч — 84,3 миллиард сум) күләмендә әҗәтен кайтарып бирергә җыенуы хакында хәбәр иткән иде инде. 2020 һәм 2022 елларда әлеге максатларга ел саен 1 миллиард 146 миллион сум сарыф итү күздә тотылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100