news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан быел авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттырырга планлаштыра

Республикада 2019 елның тугыз аенда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 190,7 млрд сум тәшкил итте.

 Татарстан быел авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттырырга планлаштыра
архив/ Александр Эшкинин

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан 2018 ел белән чагыштырганда быел авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттырырга планлаштыра. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

Докладчы сүзләренчә, узган ел 226 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, ә 2019 елның тугыз аенда190,7 млрд сумлык булган.

«Җитештерү индексы 102,5 процент тәшкил итә. Быел тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең узган елгы күрсәткечен шундый темплар белән арттырып үтәячәкбез. Моңа һава шартлары һәм авыл хуҗалыгы эшләренең барлык төрләрен башкару вакытында үткәрелгән чаралар ярдәм итә», - диде ул.

Хәбипов бүгенге көндә Татарстанда 4 млн 410 мең тонна ашлык суктырылганлыгын әйтте. «1 млн 420 мең гектар җирдән ашлык суктырылды, уңыш гектарыннан 30,3 центнер тәшкил итте», – дип өстәде ул.

Республикада шикәр чөгендере 63,6 мең гектар мәйданнан җыеп алынган, культураның уңдырышлылыгы бер гектардан 441 центнер тәшкил итте, дип дәвам итте министр урынбасары.

«Шикәр чөгендерен җыеп алу төгәлләнде, тулай җыем 2 млн 805 мең тонна булды. Ике ел элек ирешелгән рекордлы уңышны кабатлау өчен безгә тагын бераз тырышасы калды», - диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100