Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Tatarstan Business Channel» телеканалы ябыла
Интернетта һәм Татарстанның барлык чыбыклы челтәрләрендә тапшырулар алып баручы «tbc» телеканалы бизнеска ярдәм итү йөзеннән оештырылган иде
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Tatarstan Business Channel» телеканалы ябыла. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына компаниядән хәбәр иттеләр.
Интернетта һәм Татарстанның барлык чыбыклы челтәрләрендә тапшырулар алып баручы «tbc» телеканалы бизнеска ярдәм итү йөзеннән оештырылган иде. Ул эшләгәндә республикада эшмәкәрлекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен универсаль мәйданчыкка әверелде. Телеканал эшләгән вакытта Татарстан, Россия һәм дөньяның 200дән артык танылган эшлеклесе программа кунаклары булды. Алар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, исеме бөтен дөньяга мәгълүм язучы Ицках Адзиес һәм башкалар бар.
«Tatarstan Business Channel» җитәкчелеге 2015 елның 1 гыйнварыннан, телеканалның коммерция эшчәнлеге алып бару мөмкинлеге булмаганга, тапшыруларны туктату турында карар кабул иткән. Бу карар 2014 елның 21 июлендә кабул ителгән "Реклама турында"гы Федераль законның 14нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон үз көченә керүгә бәйле. Әлеге закон нигезендә, 2015 елның 1 гыйнварыннан түләүле нигездә яки махсус җайланмалар ярдәмендә генә карап булган телеканаллар буенча телетапшыру, телепрограммаларда реклама тарату тыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз