news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә

Марина Трофимова видеоконференция режимында Арча, Биектау, Әтнә һәм Балтач районнарында яшәүчеләрне кабул итәчәк.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). 28 ноябрьдә Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Трофимова видеоконференция элемтәсе режимында республиканың кайбер районнарында яшәүчеләрне кабул итәчәк.

Арча, Биектау, Әтнә һәм Балтач районнары гражданнары белгечкә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Кабул итү 14.00-15.30 сәгатьләрдә узачак. Консультация алу өчен 2017 елның 27 ноябренә кадәр 8 (84366) 3-15-01, (843) 238-18-32 телефоннары буенча алдан язылырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot