news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы: Илнар Җәләлов эчке эшләр хезмәткәре түгел

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең элеккеге җитәкчесеннән ришвәтчелектә шикләнәләр.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Илнар Җәләлов эчке эшләр хезмәткәре түгел. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алдан «Татар-информ» Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элеккеге җитәкчесе ришвәтчелектә шикләнелеп тоткарланган, дип хәбәр иткән иде. Тикшерү версиясе буенча, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элеккеге җитәкчесе Илнар Җәләлов "үз канаты астына алу өчен" 2014 елда ике гражданнан гомуми бәясе 500 меңнән артык суммага акча һәм төзелеш материаллары алган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Илнар Җәләлов 2018 елның июлендә лаеклы ялга чыккан һәм хәзер эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100