news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан буенча баш санитар табиб урынбасары Казанда гражданнарны кабул итә

Халык белән очрашу Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә 10.00-12.00 сәгатьләрдә үтәчәк.

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). 5 апрель көнне Казанда 10.00-12.00 сәгатьләрдә Россия Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсен күзәтү хезмәте (Роспотребнадзор) идарәсенең җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы - Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибы урынбасары Марина Трофимова халык белән очраша. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халык белән очрашу Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә оештырыла.

Роспотребнадзор идарәсенә караган мәсьәләләр белән бу көнне РФ Президентының Татартсандагы кабул итү бүлмәсенә килеп мәрәҗәгать итәргә була. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан шәһәре, Кремль ур., 12/20.

Кабул итү буенча язылу телефоны: (843) 238-18-32.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100