news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан буенча баш федераль инспектор Әтнә районында яшәүчеләр белән очрашты

Очрашуда чүп-чар җыю белән бәйле мәсьәләләр, электр линиясе чыбыклары, йорт территориясе чикләре һ.б. темалар да кузгатылды.

Татарстан буенча баш федераль инспектор Әтнә районында яшәүчеләр белән очрашты
Гөлнар Мөхәмәдҗанова

(Әтнә, 29 июль, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Фәридә Филатова). Татарстан буенча баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов Әтнә районында булды. Биредә ул республика прокуратурасы һәм тикшерү комитеты вәкилләре белән берлектә, район халкы белән очрашып, халыкны борчыган мәсьәләләр белән танышты. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.

 Баш федераль инспекторга бирелгән сораулар арасында да төрле дәрәҗәдәгеләре – илкүләмендә зур гына проблемага әйләнеп килгәннәре дә, авыл эчендә генә хәл итәргә мөмкин булганнары да булды.

Сораулар арасында чүп-чар җыю белән бәйле мәсьәләләр, электр линиясе чыбыклары, йорт территориясе чикләре, салым җыю, алимент түләүләренә кагылышлылары да бар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot