Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан буенча Баш федераль инспектор Казандагы сайлау участогында тавыш бирде
Ренат Тимерҗанов яшь тавыш бирүчеләрне сайлауларда катнашуга җаваплы карарга чакырды.
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген иртән Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде. Ул гражданлык бурычын Казанның 96нчы гимназиясендә урнашкан 64 сайлау участогында үтәде. Тавыш бирү башланган вакытта әлеге участокта сайлаучылар исемлегендә 1716 кеше исәпләнә.
“Мин сайлауларга күтәренке кәеф белән барам, чөнки республикада әзерлек процессы яхшы үтте дип саныйм. Сайлаулар да әйбәт узар дип саныйм. Яшьләргә бу процесста активрак катнашуларын теләр идем. Конкрет кандидатлар арасыннан конкрет кешене сайлап, без җәмгыятьтә һәм бу тормышта үз фикеребезне җиткерәбез”, - дигән фикердә Ренат Тимерҗанов.
Тавыш биргәннән соң Казанда барлык сайлаучыларга “Мин тавыш бирдем!” дигән махсус беләзекләр тапшырыла. Алар көн дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм “Казан Арена”да узачак концертка бушлай керү мөмкинлеген бирә. Шулай ук аның ярдәмендә кайбер кафе һәм АЗСларда ташламалар да алырга мөмкин.
Искәртеп узабыз: “Татар-информ” агентлыгы “Пирамида” комплексында урнашкан ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бедәм мәгълүмат үзәгеннән онлайн-трансляция оештырды. Трансляция төнге 1гә кадәр дәвам итәчәк. Аны агентлык сайтында карап була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз