news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан буенча Җанатар паспорты (FAN ID) алучыларның иң күбе – Казан кешеләре

Җанатар паспорты билеты булган җанатарларга Конфедерацияләр кубогы матчлары көннәрендә шәһәр һәм шәһәрара транспортта бушлай йөрү мөмкинлеге бирә.

Татарстан буенча Җанатар паспорты (FAN ID) алучыларның иң күбе – Казан кешеләре
Рамиль Гали
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген иртәнгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 76233 кешегә Җанатар паспорты (FAN ID) бирелгән. Шуның 64 меңнән артыгы – Казан кешеләре. Бу хакта Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.
 
“Татарстан буенча Җанатар паспорты (FAN ID) алучыларның иң күбе – Казан кешеләре. Аларның саны 64 меңнән артып китә. Җанатар паспорты Конфедерацияләр кубогы матчына билет сатып алынганнан соң рәсмиләштерелә. Аны паспорт тапшыру үзәгенә үзең барып алырга һәм почта аша китертергә дә була. Казанда андый үзәкләр ике урында – Бауман һәм Четаев урамында урнашкан”, – дип ачыклык кертте Роман Шәйхетдинов.
 
Министр сүзләренчә, Җанатар паспортын вакытында алып өлгермәгән тамашачылар өчен стадион янында да махсус өстәмә өч тапшыру ноктасы булдырылган. “Казан Арена” стадионы янындагы әлеге хезмәт аша турнир башланганнан бирле оператив рәвештә 4 меңнән артык FAN ID бирелгән.
 
“Җанатар паспорты билеты булган җанатарларга Конфедерацияләр кубогы матчлары көннәрендә шәһәр һәм шәһәрара транспортта бушлай йөрү мөмкинлеге бирә”, – диде Шәйхетдинов.
 
Исегезгә төшерәбез, иртәгә – 28 июньдә, Конфедерацияләр кубогының Казандагы соңгы матчы уза – “Казан-Арена”да финалга чыгу өчен Португалия һәм Чили командалары көч сынаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100