Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан буенча Росприроднадзор: Питрәч районындагы кошчылык фермасы контрольдә
Татарстанның Питрәч районында төзелеп килә торган «Ак барс» кошчылык комплексы объекты икенче дәрәҗәдәге куркыныч категориясенә керә. Димәк, аның өчен дәүләт экология экспертизасы таләп ителми.
Бу хакта бүген журналистларга Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Айсылу Сәгыйтова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.
«Әлеге объект гадәттән тыш югары куркыныч зонасы категориясенә керми. «Ак барс» кошчылык комплексы объекты федераль дәүләт экология контролендә булырга тиеш, аны Росприроднадзор гамәлгә ашыра. Юридик зат табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәргә, тискәре йогынты ясаган өчен түләүне тәэмин итәргә, объектны дәүләт исәбенә куярга тиеш», – дип сөйләде ул.
Айсылу Сәгыйтова мәгълүматлары буенча, әлеге объект идарә контролендә булачак. Закон таләпләрен бозу очраклары турында белешмәләр килгән очракта, чаралар күреләчәк. Кошчылык комплексы торак пунктлардан шактый ераклыкта урнаша.
«Әлеге объектта ташландыкларны су объектларына түгү каралмаган. Ташландыклар буенча нормативлар билгеләнәчәк. Алар рөхсәт бирә торган документация алырга, билгеләнгән нормативлар буенча эшләргә, тискәре йогынты өчен түләргә тиеш», – диде Айсылу Сәгыйтова.
Шулай ук ул, тиешле документацияне оешманы кулланылышка тапшырганнан соң (бу 2027 елда көтелә) эшләргә тиеш. Әлегә объект төзелеше буенча Росприроднадзорга шикаятьләр килмәгән.
Кошчылык фермасын Казаннан көньякка таба – Тугаш, Арышхазда, Ильинский, Көек, Богородское торак пунктлары тирәсендә Мишә елгасыннан ерак түгел урында төзү планлаштырыла.
Баштарак интернетта экологик хәлнең начараюыннан курыккан җирле халыктан шикаятьләр барлыкка килгән иде. Борчуга төшкән гражданнар социаль челтәрләрдә Татарстан Рәисе постлары астына комментарийлар яза, «Халык контроле» системасында гаризалар калдыра һәм кошчылык фабрикасы төзелешенә каршы петиция төзи, аны хәзерге вакытта 1200дән артык кеше имзалаган. Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә тикшерү уздырырга һәм вәзгыять турында хисап бирергә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз