news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан буенча Роскомнадзор идарәсен Оксана Шевченко җитәкләде

Татарстан буенча Роскомнадзор идарәсен Оксана Шевченко җитәкләде
Фото: Россия Федераль салым хезмәтенең Төмән өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте

Татарстан буенча Роскомнадзор идарәсен элек Төмән өлкәсе, ХМАО һәм ЯНАО буенча шундый ук структура җитәкчесе булган Оксана Шевченко җитәкләде. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

Оксана Шевченко Украина ССРның Донецк өлкәсе Комсомольское шәһәрендә (Хәзерге Донецк Халык Республикасы) туган. 1991-1999 елларда мәгариф өлкәсендә эшләгән. 2001 елда Төмән дәүләт университетын тәмамлаган, 2004 елда Урал дәүләт хезмәте академиясендә яңадан әзерлек узган.

2000 елдан күзәтчелек һәм контроль органнарында эшли. 2000 елдан 2008 елга кадәр Россвязьохранкультураның Көнбатыш-Себер идарәсендә хезмәт итә.

Ведомствоны үзгәртеп корганнан соң 2008 елдан 2011 елга кадәр Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы – Югра һәм Ямал-Ненец автоном округы буенча Роскомнадзор идарәсендә бүлек башлыгы булып эшләгән.

2011 елның августында Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автоном округы – Югра һәм Ямал-Ненец автоном округы буенча Роскомнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.

2015 ел башыннан 2016 ел башына кадәр – Төмән өлкәсе, ХМАО һәм ЯНАО буенча идарә җитәкчесе вазыйфаларын башкарган, 2016 ел башыннан – аның җитәкчесе.

Татарстанда шундый ук структура башлыгы вазифасына Россия Цифрлар министрлыгының 2026 елның 12 гыйнварындагы боерыгы белән билгеләнгән. Яңа эш урынында вазифаларын башкаруга ул 14 гыйнвардан кереште.

Татарстан буенча Роскомнадзор җитәкчесе урыны 2024 ел ахырыннан вакантлы иде. 2023 елдан әлеге вазифаны Федераль куркынычсызлык хезмәтенең элеккеге офицеры Юрий Никитин җитәкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot