news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов булачак Рәис өчен үз тавышын бирде

Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов булачак Рәис өчен үз тавышын бирде
Фото: «Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев

Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Бердәм тавыш бирү көнендә үз сайлавын ясады.

Республикада тавыш бирү өчен барлыгы 2752 участок ачылды. Алар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Округның федераль инспекторы 18нче номерлы урта мәктәптә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Биредә сайлаучылар шулай ук гриппка каршы вакцинация ясата ала. Моннан тыш, уастокта традицион ярминкә уза. Тавыш бирергә килүчеләр арзан бәядән бакалея продукциясен сатып ала ала.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан, Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot