Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов плей-офф матчлары башланыр алдыннан «Ак Барс»ка уңышлар теләде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гагарин Кубогының плей-офф матчлары башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккей клубына уңышлар теләде. Миңнехановның «Ак Барс» командасы белән очрашуы клуб базасында узды, дип хәбәр итә «ТИ-Спорт».
«Кадерле уенчылар, тренерлар, клубның барлык персоналы. Сезгә плей-офф алдыннан сәламнәремне җиткерәм. «Ак Барс» - безнең горурлыгыбыз, өч тапкыр Гагарин Кубогы иясе, спорттагы казанышларыбызның символы. Республикада хоккейның үзенчәлекле статусы бар. Бу - безнең мәдәниятебезнең һәм гореф-гадәтләребезнең мөһим өлеше. Сезгә яхшы уен күрсәткәнегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сез плей-оффка чыктыгыз – бу иң мөһиме.
Без сезгә плей-оффта бик нык ярдәм итәчәкбез. «Ак Барс» командасы – безнең команда. Сезгә уңышлар, сәламәтлек телим. Шуны ышандырып әйтәм - Татарстан сезнең белән булачак. Без сезнең өчен җан атачакбыз. Җиңсәгез - бергәләп шатланачакбыз, җиңелсәгез – бергәләп кайгырачакбыз. Без - бердәм. Безнең команда бик көчле. Сез үз юлыгыздагы теләсә кайсы команданы тар-мар итә аласыз. Бары тик алга!» - дип искәртте Миңнеханов.
Гагарин-2026 Кубогы плей-офф матчларының беренче раундында «Ак Барс» Чиләбенең «Трактор» командасы белән очраша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз