news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төнлә исерек ир-ат батып үлгән

Бүген Спас районының Ямбакты авылында буада ир-ат батып үлгән. Шундый хәбәр төнге сәгать бердә 112 номерына –  ашыгыч хезмәтләрне чакыру хезмәтенә килә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Урынга шунда ук 3 нче эзләү-коткару зонасы водолазлары төркеме чыккан. Көндез 50 яшьлек ир-атның мәете ярдан 70 метр ераклыкта табылган. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Ир-ат җиһазландырылмаган урында исерек хәлдә су коенган дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot