Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа районы артистлары махсус операция зонасына посылка җибәрү өчен акча җыйган
Татарстанның Буа районы артистлары хәйрия концерты оештырды. Анда 50 мең сумнан артык акча җыелган. Бу акчага махсус хәрби операция зонасында булган мобилизацияләнгәннәр өчен җылы кофта сатып алырга җыеналар. Бу хакта «Татар-информ»га муниципаль берәмлек хакимиятендә хәбәр иттеләр.
Якын арада посылкалар тупланачак һәм Россиянең азат ителгән территорияләренә җибәреләчәк.
«Буа районы делегациясе мобилизацияләнгән якташларына адреслы гуманитар ярдәм күрсәтү өчен махсус хәрби операция уздыру зонасына барачак. Һәркем өчен шәхси посылкалар әзерлибез», - диде район башлыгы Ранис Камартдинов.
Ул Телеграм-каналында хәрбиләргә посылкалар китергән битараф булмаган кешеләрне күрсәтте.
Фото: © https://t.me/RanisKamartdinov
Мисал өчен, «Өммегөлсем» фольклор ансамбле җылы кием, бәйләнгән оекбаш һ.б. алып килгән. Шикәр заводы тушенка һәм консерва, крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Ринат Гайнетдинов капчыклап шикәр алып килде. Биредәге эшмәкәрләр һәм депутатлар да изге эшкә кушылды.
Зур Фролово авылында хәйрия складын оештыручылар гадәттәгечә актив катнаша. Анда хәрби хезмәткәрләр өчен ике генератор, биш мич, 10 тактик носилка, 200 окоп шәме әзерләгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз