news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан бу җәйне туристлар өчен иң популяр юнәлешләр исемлегенә керәчәк

Быел пляж ялы буенча иң популяр юнәлешләр арасында Краснодар крае һәм һәм Кырым да булачак.

Татарстан бу җәйне туристлар өчен иң популяр юнәлешләр исемлегенә керәчәк

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 2020 елда, Covid-19 янау сәбәпле, чит илләргә турлар сату туктатылган вакытта, Татарстан бу җәйне туристлар өчен иң популяр юнәлешләр исемлегенә керәчәк. Бу хакта бүген онлайн-режимда узган матбугат конференциясендә Россия туроператорлары ассоциациясенең башкарма директоры Майя Ломидзе хәбәр итте.

«Татарстан Идел буенда урнашкан, Идел буе федераль округына ял итәргә килүчеләр шактый. Татарстан бу җәйне туристлар өчен иң популяр юнәлешләр исемлегенә керәчәк. Бишлеккә кермәсә дә, унлыкка керәчәк», — диде ул.

Быел россиялеләрдә пляж ялы буенча иң популяр юнәлешләр арасында Краснодар крае, Кырым, Калининград бар. Әмма хәзерге вакытта ихтыяҗ тәкъдимнәр саныннан артмый. Әгәр чит ил юнәлешләрен бу җәйдә ачсалар, Төркия, һичшиксез, иң популяр ял итү урыны булачак, дип өстәде Майя Ломидзе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100