news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан - Бөтенроссия олимпиадасы финалында катнашучылар саны буенча беренче бишлектә

2024/25 уку елында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында 8,8 меңнән артык укучы катнашты - бу моннан алдагы сезонга караганда 2,1 меңгә күбрәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко аппараты мәгълүматына сылтама белән хәбәр итә.

Олимпиадада катнашучылар 24 гомуми белем бирү предметы буенча ярышты. 2025 елда олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар саны 4 меңнән артып китте. Чернышенко педагогларга һәм ата-аналарга талантларны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт Президент тарафыннан куелган илкүләм максатлар кысаларында яшьләргә булышуны дәвам итәчәк, дип искәртте.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, олимпиада дүрт этапта узган, ә финалда җиңүчеләр киләсе дүрт ел дәвамында Россия югары уку йортларына профиль буенча имтиханнарсыз керү хокукына ия булган. Мәктәп укучылары технология, математика, информатика, биология, физика, химия һәм рус теле олимпиадаларында аеруча актив катнашты. Йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча 674 укучы җиңүче, тагын 3 343е призер булды.

Финалга үтүчеләр саны буенча Мәскәү шәһәре (3 614 кеше), Мәскәү өлкәсе (1 108), Татарстан (558), Санкт-Петербург (516) һәм Башкортстан (153) лидер төбәкләр бишлегенә керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot