Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан «Бөтен Россия» журналистлар конкурсында беренче урыннарны яулады
Татарстан «Бөтен Россия – 2024» заманча журналистика форумының профессиональ иҗади конкурсы йомгаклары буенча беренче урыннарны яулады.
«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе «Семь дней» иҗади берләшмәсенең яңа территорияләрдәге вәкиллеге җитәкчесе Алинә Сөләйманова «Под открытым небом» махсус репортажы өчен «Иң яхшы автор язмасы/программасы» номинациясендә беренче урынга лаек булды.
Фото: © Алинә Сөләйманова тарафыннан тәкъдим ителде
Шулай ук җиңүчеләр арасында «Челнинские известия» газетасы бар. Ул «Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы төркеме (аккаунты)» номинациясендә 1 урынны яулады.
Фото: © Алинә Сөләйманова тарафыннан тәкъдим ителде
Моннан тыш, «Татарстан» журналы «Ел махсус проекты/акциясе» номинациясендә беренче урынга лаек дип табылды.
Фото: © Алинә Сөләйманова тарафыннан тәкъдим ителде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз