Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан боксчысы Россия-Кытай яшьләр уеннарында алтын медаль яулады
Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте өчен чыгыш ясаучы Татарстан спортчысы Дарья Антипова Калининградта узган Россия-Кытай яшьләр уеннарында бокс буенча ярышларда 75 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңү яулады.
Спортчыны һәм аның тренеры Артур Галиуллинны турнирда җиңүе белән ТР Бокс федерациясе рәисе, Россия Бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары Сергей Игнатьев котлады.
«Дарья Европа беренчелегенең ике тапкыр җиңүчесе, Россия беренчелегенең өч тапкыр җиңүчесе – бу күнегүләр процессының тотрыклылыгы һәм спортчының даими рәвештә камилләшергә омтылуы турында сөйли. Калининградтагы турнир – Россия беренчелеге алдыннан соңгы этап», - диде ул.
Шулай ук ул спортчының 15-16 яшьлекләр категориясеннән юниорларга күчүен билгеләп үтте.
«Өлкән яшь категорияләрендә спорт конкуренциясе сизелерлек көчәя. Әмма тотрыклы әзерлек һәм ярышлар практикасы тәҗрибә, осталык һәм үз көчеңә ышаныч бирә. Дарьяны һичшиксез зур киләчәк көтә», - дип ассызыклады Сергей Игнатьев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз