Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Бөек Ватан сугышы катнашучыларына тиешле түләүләр турында искәрттеләр
Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре социаль ярдәм чараларының киңәйтелгән пакетын ала. Бу торак шартларын яхшырту өчен субсидияләр, торак-коммуналь хезмәтләр һәм юл йөрү өчен түләүгә ташламалар һәм башкалар. Бу хакта бүген брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Ул 2008 елдан 2024 елга кадәр федераль бюджеттан ветераннарны торак белән тәэмин итү өчен 20 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде, дип искәртте. Шушы вакыт дәвамында 19 144 ветеран торак шартларын яхшыртуга субсидия белән тәэмин ителгән. 1 699 торак бинага ремонт ясалган.
Шулай ук ветераннарга торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 50 процент субсидия-ташлама бирелә.
Хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә яралану, контузия кичерү яки имгәнү нәтиҗәсендә инвалид калган Бөек Ватан сугышы катнашучылары һәм ветераннары протезлар (теш протезларыннан тыш) һәм протез-протопедик эшләнмәләр белән тәэмин ителә.
Шулай ук ветераннарга республикада навигация чорында шәһәр яны су транспортында йөрү өчен 50 процент ташлама каралган.
Бөек Ватан сугышы инвалидлары сәламәтлегенә килгән зыян өчен ай саен акчалата компенсация ала. Аның күләме 2025 елдан башлап беренче төркем инвалидлар өчен 23 939 сум, икенче төркем инвалидлар өчен 11 969 сум, өченче төркем инвалидлар өчен 4 787 сумны тәшкил итә.
Татарстанда тыл хезмәтчәннәре ай саен акчалата түләү ала. Алар шулай ук бушлай теш һәм колак протезлары ясату мөмкинлегенә ия.
Бөек Ватан сугышы катнашучыларына тернәкләнү өчен кирәкле техник чаралар һәм протез-протопедик эшләнмәләр бирелә, мөстәкыйль рәвештә сатып алынган эшләнмәләр өчен компенсация түләнә.
2024 елда 110 Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм катнашучысы, тыл хезмәтчәне, һәлак булган (вафат булган) Бөек Ватан сугышы катнашучылары, инвалидлары һәм ветераннарының гаилә әгъзалары шифаханә-курорт оешмаларында ял иткән һәм сәламәтлеген яхшырткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз