Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан блогерлары сентябрь сайлауларында мобиль күзәтүчеләр булачак
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе, Татарстан блогерлары белән очрашып, аларның барлык сорауларына җавап бирде.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан блогерлары ТР Президентын һәм җирле совет депутатларын сайлауда мобиль күзәтүчеләр булачак. Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу вакытында шулай дип белдерде.
«Мобиль күзәтүчеләр төркеменә беренче тапкыр блогерлар төркеме керүе минем өчен бик тә кызык. Без сезгә өметләнәбез, сезнең кешеләр белән аралашуда зур тәҗрибәгез бар. Аудитория — ул гаять зур потенциал. Гомумән алганда, эш кызыклы булачак, һәм сез тавыш бирү процедурасы өчен күп нәрсә эшли аласыз», — дип искәртте ул.
Вәлиева ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр оешмалары белән актив эшләвен әйтте. Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш биргәндә күзәтүчеләрнең 25 проценты яшьләр оешмалары вәкилләре булган, бу — илдә уртача алганда иң зур күрсәткечләрнең берсе.
«Бу — безнең өчен яңа тәҗрибә. Мине ул шәхси яктан да кызыксындыра — олы улым мәктәптә миннән даими рәвештә сайлаулар, аның нечкәлекләре турында сораша. Аның барлык сорауларына да җавап бирә һәм бөтен процедураны эчтән белермен дип уйлыйм», — диде блогер Алинә Гыймалтинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз