news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан бизнеска басым аз булган төбәкләр бишлегенә кергән

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бизнеска административ басым индексы буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны алган. Бу хакта бизнес-омбудсмен Борис Титовның Россия Президенты Владимир Путинга әзерли торган еллык докладындагы индекс материалларыннан билгеле булды.

«Беренче бишлеккә Смоленск өлкәсе, Удмуртия, Адыгея, Татарстан, Ульяновск өлкәсе кергән. Смоленск өлкәсе 45нче урыннан беренче урынга чыккан, Татарстан 60нчы урыннан дүртенче урынга күтәрелгән», - диелгән документта.

2020 елда бизнеска аз басым булган төбәкләр бишлегенә Ульяновск өлкәсе, Удмуртия, Адыгея, Калуга һәм Төмән өлкәләре кергән. Административ басым индексына сигез контроль һәм күзәтчелек органы (Роспотребнадзор, Росприроднадзор, Ростехнадзор, Россельхознадзор, МЧС, Ространснадзор, Росздравнадзор һәм Роструд) эшчәнлеге исәпкә алына.

Сүз өч күрсәткеч турында бара: контрольгә һәм күзәтчелеккә дучар ителгән компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр, контрольгә алынган субъектларның гомуми саныннан (азрак булган саен яхшырак), җәзаларның гомуми саныннан кисәтүләр өлеше (күбрәк булган саен яхшырак) һәм чараларның гомуми саныннан профилактика чараларының өлеше (шулай ук күбрәк булган саен яхшырак).

Моннан тыш, беренче ике күрсәткеч Федерация субъектларының инвестицион климат торышының илкүләм рейтингын төзегәндә кулланылачак, аны ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы әзерли. Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Россия төбәкләренең социаль-икътисади хәле рейтингында өченче урынны алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100