Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан бизнес-омбудсмены тиз бозыла торган йөк белән юлда калган эшмәкәргә ярдәм иткән
Казан шәхси эшмәкәре катлаулы хәлдә калган: тиз бозыла торган зур йөк партиясе белән Омск шәһәренә барганда салым хезмәте аның счетларына һәм карталарына чикләүләр салган.
Эшмәкәрнең счетларын салым декларациясен вакытында тапшырмау сәбәпле блокировкалаганнар. 6 августта эшмәкәр Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиевның Җәмәгать кабул итү кайнар линиясенә шалтыраткан һәм бу хакта хәбәр иткән. Ул кирәкле хисапларны тапшыруы, ләкин счетлардагы чикләүләр бетерелмәве турында әйткән. Эшмәкәрнең кулында акчасы беткән, ә фурага ягулык салырга кирәк. Товар эссе һавада тиз бозыла. Салым органы исә банк счетлардагы чикләүләрне бетергәнен көтәргә генә кушкан.
Татарстан бизнес-омбудсменның Җәмәгать кабул итү бүлеге юристлары Россия Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән тиз арада элемтәгә кергән. Нәтиҗәдә эшмәкәрнең счетларындагы һәм карталарындагы чикләүләр икенче көнгә үк бетерелгән. Эшмәкәр бу хакта үзе телефон аша шалтыратып хәбәр иткән — йөкне коткарып калып булган.
«Кызганыч, бу беренче генә очрак түгел. Әмма мондый очраклар эшмәкәрләрнең хокукларын яклау механизмының оператив һәм нәтиҗәле эшләвен күрсәтә», — диде Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз