Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан бизнес-омбудсмены муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек турында килеште
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Раисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев белән «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе матбугат секретаре Александр Андреев хәбәр итте.
Документ республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары территориясендә вәкаләтле вәкил аппараты һәм җирле үзидарә органнары арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салуның системлы тәртибен ныгыта.
Фото: Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат секретаре Александр Андреев
Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре:
- Эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен норматив-хокукый базаны камилләштерү өлкәсендә закон чыгару инициативаларын бергә булдыру;
- Муниципаль берәмлекләрдә эшлекле климат торышын тикшерү һәм социологик сораштырулар үткәрү;
- Эшмәкәрләрнең хокукларын бозу очраклары һәм аларны булдырмау өчен күрелгән чаралар турында оператив мәгълүмат алмашу;
- Муниципаль районнардагы хуҗалык итүче субъектларга административ киртәләрсез бушлай хокукый консультацияләр бирү;
- Эшмәкәрләрнең хакимият вәкилләре белән турыдан-туры диалогын җайга салу өчен уртак чаралар (конференцияләр, семинарлар, күчмә кабул итүләр) оештыру.
Татарстан Республикасы Раисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев документның эшмәкәрләр хокукларын яклау институтын үстерү өлкәсендә яңа этап булуын ассызыклады.
«Без муниципаль районнардагы эшмәкәрләрнең сорауларын оператив хәл итү өчен уртак чаралар һәм карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирүче тотрыклы канал булдырдык. Бу эш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов куйган системлы бурыч кысаларында алып барыла. Әлеге бурыч бизнеска административ йөкләнешне киметүне һәм һәр муниципалитетта эшмәкәрлек алып бару өчен уңайлы шартлар булдыруны күздә тота», — диде Фәрит Габделганиев.
«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» вссоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин республиканың барлык муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын берләштерүче ассоциациянең зур потенциалын билгеләп үтте.
«Районнарыбызның һәм шәһәрләребезнең иминлеге күбесенчә эшмәкәрләрнең уңышлы эшенә бәйле. Алар эш урыннары булдыра, салымнар түли, икътисадны үстерә. Шуңа күрә аларның хокукларын яклау һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру — муниципалитетларны үстерү өчен мөһим инвестиция», — диде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз