Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан бизнес-омбудсмены кайнар элемтәсенә көненә 650шәр эшмәкәр шалтыраткан
Мөрәҗәгать итүчеләрнең 14 проценты вазифаи затлардан зарланган.
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Пандемия вакытында Татарстан бизнес-омбудсмены кайнар элемтәсе 13 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән. Апрель аенда көненә 650 шалтырату кабул иткән вакытлар да булган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Фәрит Габделганиев хәбәр итте.
«5 ай эчендәге мөрәҗәгатьләр саны узган 7 ел эчендә җыелган шалтыратулардан өч тапкырга артты», — дип әйтте Фәрит Габделганиев.
Шалтыратучыларның 42 проценты дәүләт ярдәме чаралары белән кызыксынган, 23 проценты эпидемиологик саклану чараларына карата сораулар биргән, 14 проценты вазифаи затлардан зарланып шалтыраткан.
«Вазифаи затлардан зарланучыларның проблемаларын ачыклар һәм хәл итәр өчен үзебезгә дә катнашырга туры килде. Безнең ярдәм белән штрафларны бетерү очраклары күп булды», — диде эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил.
Апрель азагында банклардан кредитлар ала алмаучы эшмәкәрләр шалтырата башлаган. «Без банклар җитәкчелеге белән очрашып, кредит бирү буенча вазгыятьнең чишелешен табарга, башка эшмәкәрләр өчен дә уңайлы шартлар булдырырга тырыштык. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә буенча Президент каршында даими очрашып торабыз», — дип сөйләде Фәрит Габделганиев.
Спикер белдергәнчә, (843) 203-29-08 кайнар элемтә телефоны һаман да эшли. Эшмәкәрләр хәзер дә көн саен сораулары белән мөрәҗәгать итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз