Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан бизнес-омбудсмены Балтач районында эшмәкәрләр белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисы каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев Балтач муниципаль районына эш сәфәре кылды. Бизнес-омбудсмен район башлыгы Рамил Нутфуллин белән бергә берничә предприятиедә булды һәм җирле эшмәкәрләр белән очрашу үткәрде.
«Балтач» агросәнәгать паркында Фәрид Габделганиев фермер Ренат Гафиуллин хуҗалыгының эше белән танышты. Ул югары технологияле сәнәгать җиләге үстерү проектын эшли. Ренат Гафиуллин җиләк куаклары үсентеләрен читтән кертмәү өчен үзебездә әзерләп үстерү планнары белән уртаклашты. Бу – Россиядә шундый беренче проектларның берсе булырга мөмкин.
«Балтач районында бизнес үсүенә мин шат. Бигрәк тә узган елда 55 яңа предприятие барлыкка килүе сөендерә. Бу 30 процент үсеш дигән сүз — Татарстан районнары арасында бишенче урын. Кешеләр үз көчләренә ышана һәм һәм яңа эш, бизнес башлый», - дип ассызыклады Фәрид Абдулганиев, җирле кече һәм урта бизнесның 80нән артык вәкиле катнашкан район эшкуарлары белән очрашуда чыгыш ясап.
«Ваклап сату төп тармак булып кала, шул ук вакытта төзелеш өлкәсендәге үсешне дә билгеләп үтәсем килә. Әйтик, 2025 ел дәвамында бу өлкәдә 19 эшкуар бизнес башлаган. Шулай ук профессиональ хезмәт күрсәтү өлкәсендә 16 яңа шәхси эшмәкәр эшкә тотынган. Димәк, структура төрлеләнә бара, бу район икътисадының сәламәтлеге билгесе», - дип билгеләп үтте бизнес-омбудсмен.
Фәрид Габделганиев хәбәр иткәнчә, 2025 елда һәм 2026 елның беренче кварталында Вәкаләтле вәкилгә эшкуарлардан 1602 мөрәҗәгать килгән, шул исәптән Балтач районыннан 43. «Ышанычыгыз өчен һәрберегезгә чын күңелдән рәхмәтлемен - бу безгә бизнесны яклауның нәтиҗәлерәк системасын булдырырга ярдәм итә», - диде Фәрид Абдулганиев. Ул шулай ук җәмәгатьчелек вәкиленең районда актив эшләвен, эшкуарлар өчен килеп туган күп мәсьәләләрне шунда ук тиз арада хәл итәргә ярдәм итүен билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз