news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан биотехнологияләрне үстерү программасын әзерли

Бу мәсьәлә “Татнефтехиминвест-холдинг”ның Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган Директорлар советы утырышында каралды

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Быел Татарстан Хөкүмәте үз утырышында республикада Сәнәгать биотехнологияләрен үстерү программасы стратегиясе һәм концепциясен карарга мөмкин. Бу хакта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖнең Директорлар советы утырышында проектлар буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча белдерде.
Проектларны Ю.А.Овчинников исемендәге РФ Биологлар җәмгыяте президенты Раиф Василов тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Биотехнологияләр ярдәме белән алына торган продукция заманча халык хуҗалыгының, ягъни медицина, авыл хуҗалыгы, азык сәнәгате, химия производствосы, энергетика һ.б. тармакларына йогынтысы бар.
Моның белән бәйле рәвештә якындагы ун еллыкка биотехнологияләрне тиз үстерү өчен максатчан программа булдыруга ихтыяҗ туды. “Татнефтехиминвест-холдинг” инициативасы буенча әзерләнгән концепция узган атнада ук РФ Дәүләт Думасында биотехнологияләр буенча тыңлауларда тәкъдим ителде һәм уңай бәя алды. Шулай итеп, Татарстан төбәк масштабларында бу юнәлешне үстерү инициаторы булып тора. Докладчы фикеренчә, моның өчен республикада югары фәнни һәм мәгариф потенциалы, квалификацияле кадрлар, куәтле җитештерү базасы, үсеш алган авыл хуҗалыгы, кирәкле биоресурслар бар.
10 еллык программаның максаты – Татарстанда халык хуҗалыгының төп тармакларына заманча биотехнологияне киң колач белән кертүгә нигезләнгән инновацион биоикътисад булдыру. Аерым алганда, халыкны Россиядә җитештерелгән биотехнология продукциясе белән тәэмин итү максатыннан медицина, авыл хуҗалыгы, азык–төлек, экология, сәнәгать биотехнологиясе һәм башка юнәлешләр буенча комплекслы максатчан проектларны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Республикада шулай ук биоэнергетика тармагы үсеш кичерәчәк, экологик һәм биологик куркынычсызлык тәэмин ителәчәк, биологик күптөрлелек һәм биоресурслар сакланачак.
Ике биофармзавод, ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча биотехнологик комплекс төзү күздә тотыла. Яңартылган чимал нигезендә химия сәнәгате продукциясе эшләп чыгару республика күләменең 10 проценты чамасында билгеләнгән. Биогаз 500 миллион кубометр күләмендә җитештереләчәк.
Концепция авторлары фикеренчә, программаны гамәлгә ашыру инновацион икътисадны формалаштыру, актуаль социаль–икътисади проблемаларны хәл итүдә Татарстанның әйдәп баручы позицияләрен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, глобаль икътисадта Россиянең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруда мөһим фактор булачак.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов концепциядә күрсәтелгән проектларның иң лаеклыларын сайлап алырга, аларны гамәлгә ашыру өчен эре инвесторларны чакырырга һәм аларга преференцияләр бирергә тәкъдим итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100