Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан #БезБергә Бөтендөнья донорлар көненә багышланган чараларга кушыла
Волонтер-медиклар «Миңа ияр! #ЯОтветственныйДонор» («Следуй за мной! #ЯОтветственныйДонор») Бөтенросия акциясен үткәрә.
(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). 8 июньнән 15 июньгә кадәр Россиядә Бөтендөнья донор көненә багышланган донор акцияләре узачак. 85 төбәктә җаваплы донорлыкны популярлаштыру максаты белән лекцияләр, флешмоблар һәм донацияләр була. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
Волонтер-медиклар Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә ел саен үткәрелә торган «Миңа ияр! #ЯОтветственныйДонор» («Следуй за мной! #ЯОтветственныйДонор») Бөтенросия акциясен үткәрә. Волонтерлар-медиклар донациягә әзерлек кагыйдәләренә аерым игътибар бирәчәкләр, социаль челтәрләрдә челленджлар уза.
Акция кысларында бүген «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССУ базасында волонтер-медиклар җаваплы донорлыкның нигезләре, донациягә әзерлек кагыйдәләре һәм йогышлы авыруларны кисәтү чаралары турында сөйлиләр.
14 июньдә хәрәкәтнең социаль челтәрләрендә җаваплы донорлыкның гади кагыйдәләре һәм донорларга практик киңәшләре турында мәгълүмат белән «Яшь донор Guide» онлайн-лекциясе була.
18 яшьтән өлкәнрәк булган сәламәт кеше донор була ала. Чараларның планы, кан тапшыруга әзерлек күрсәтмәләре, шулай ук кан тапшыру станцияләре адреслары белән https://yadonor.ru/ сайтында танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз