Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан – Берләшкән милләтләр оешмасының тотрыклы үсеш максатларына ирешү буенча лидер
Татарстан Берләшкән милләтләр оешмасының 2025 елгы тотрыклы үсеш максатларына ирешү буенча Россия төбәкләре бәйсез рэнкингында беренче урын яулады. Нәтиҗәләр бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгында тәкъдим ителде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
«Рэнкинг бәйсез һәм гадел. Менә шундый көтелмәгән яхшы хәбәр. Дөресен әйткәндә, безнең команда гомуми күрсәткеч буенча беренче урын яулаячагын белми иде», – дип белдерде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Аның фикеренчә, мондый рейтинг Россиянең башка төбәкләренең иң яхшы тәҗрибәләре белән танышырга ярдәм итә. «Ниндидер күрсәткечләрдә кемдер алданрак бара, кемдер тагын да зуррак потенциалга ия. Бер-беребездән өйрәнерлек нәрсәләр бар, дигән нәтиҗәгә киләбез. Иң яхшы тәҗрибәләр туплана», - дип билгеләде ул.
Татарстан 53,56 балл җыйган һәм, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен узып китеп, рейтингта беренчелекне яулаган. Шул ук вакытта әле өч ел элек кенә республика 11нче урында иде, дип сөйләде Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр университетының Халыкара сәүдә һәм тотрыклы үсеш институты директоры урынбасары Капитолина Турбина.
Рэнкингны төзү өчен Росстатның һәм шулай ук статистика белән шөгыльләнүче башка Россия оешмаларының рәсми статистикасы кулланыла. Төбәкләр күрсәткечләр буенча бүленә. Быел барлыгы 139 күрсәткеч булган.
Рэнкингның бурычы – Россия төбәкләренә тотрыклы үсешнең 17 максатының һәрберсе буенча прогресска объектив, методологик яктан дөрес бәя бирү, шулай ук иң яхшы тәҗрибәләр алмашуны һәм төбәкләр, бизнес, фән һәм гражданлык җәмгыяте арасында партнерлыкны үстерүне стимуллаштыру. Бу хакта Россиянең Берләшкән милләтләр оешмасына ярдәм итү ассоциациясе рәисенең беренче урынбасары, Берләшкән милләтләр оешмасы ассоциацияләренең бөтендөнья федерациясе вице-президенты, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр университеты профессоры Алексей Борисов әйтте.
Проектны 2021 елдан бирле «Приоритет 2030» программасы кысаларында Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр университеты һәм Россиянең Берләшкән милләтләр оешмасына ярдәм итү ассоциациясе гамәлгә ашыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз