news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән инвестицияләр җәлеп итү мәйданчыгы була ала

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) икътисад һәм туризм министры урынбасары Абдулла Әхмәд Әл Салех белән очрашты. Яклар республиканың Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлеген үстерү турында фикер алыштылар, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Әл Салех Татарстан белән яхшы таныш һәм республикада берничә мәртәбә булды. Ул министр урынбасарына Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Рәисе шулай ук республиканың Дубайда ел саен үткәрелә торган инвестицион форумда партнер буларак катнашуы кысаларында алган тәҗрибәсе «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисади форумын уздырганда файдалы булуын әйтте.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тәҗрибәсен күп юнәлешләр буенча актив куллана.

Абдулла Әхмәт әл Салех, үз чиратында билгеләп үткәнчә, БГӘ Россия белән ныклы мөнәсәбәтләр урнаштыра, шул ук вакытта Татарстан белән аеруча җылы мөнәсәбәтләргә ия.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

БГӘ икътисад һәм туризм министры урынбасары бу мөнәсәбәтләрнең үсешен шул исәптән Миңнехановның шәхси өлеше һәм активлыгы белән бәйләде. Аның сүзләренчә, Татарстан Рәисенең Әмирлекләргә һәм аның мәдәниятенә мөнәсәбәте хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot