news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан беренчелегендә Мамадыш көрәшчеләре җиңү яулады

Татарстанның 16-18 яшьлек иң көчле көрәшче егетләре ике көн дәвамында Мамадыш районында бил алышты.

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). 3-4 март көннәрендә Мамадыш районында 1999-2000 елда туган егетләр арасында татарча көрәш буенча "Татарстан яшьләре" газетасы призына Татарстан беренчелеге уздырылды. Ярышларда республика район шәһәрләреннән 44 команда көрәшчеләре бил алышты.

Бил алышулар 9 авырлык үлчәвендә барды. Шуның дүртесендә келәм хуҗалары җиңү яулады.

Татарстан беренчелегенең чемпионнары – Раил Хәбибрахманов (Мамадыш), Эльмир Вәлиуллин (Мамадыш), Рөстәм Ханов (Мамадыш), Илшат Таһиров (Түбән Кама), Данис Хәкимов (Мамадыш), Данис Гәрәев (Минзәлә), Раил Сәлахетдинов (Кукмара), Нәсим Габидуллин (Арча), Ленар Әхмәтшин (Нурлат).

Командалар арасында Мамадыш – беренче, Әлмәт – икенче, Арча көрәшчеләре өченче урында.

news_right_1
news_right_2
news_bot