Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан беренче тапкыр атна дәвамында хоккей йолдызларын кабул итәчәк
Хоккей йолдызлары атналыгында Татарстан егет-кызлары да катнаша.
(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Быел Татарстанда беренче тапкыр Хоккей йолдызлары атналыгы үткәрелә. Ул, 12 гыйнвар Түбән Камада башланып, 20 гыйнвар Казанда төгәлләнәчәк. Бу чарада Яшьләр, Хатын-кызлар һәм Континенталь хоккей лигаларының вәкилләре катнашачак.
Хоккей йолдызлары атналыгы Түбән Камада “Нефтехим-Арена” боз сараенда 12 гыйнвар Яшьләр хоккей лигасы уены белән башланачак. Шул ук бозда 13 гыйнвар Хатын-кызлар хоккей лигасының уены булачак. 19-20 гыйнвар Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Континеталь хоккей лигасы йолдызлары көч сынашачак.
Яшьләр хоккей лигасы матчларында катнашучы Татарстан егетләре: Ступиноның “ХК Капитан” командасыннан Бөгелмә егете Әмир Гәрәев, “Красная армия” командасында уйнаучы Казанның хоккей мәктәбе шәкерте Всеволод Скотников, Әлмәтнең “Спутник” хоккейчысы Адель Мингалиев, Чаллы хоккей мәктәбе шәкерте һәм Түбән Каманың “Реактор”ы уенчысы Алексей Пузанов, Казанның “Ирбис” командасыннан Радик Әхмәтгалиев.
Хатын-кызлар хоккей лигасы уенында Татарстан кызлары да катнашачак: Кукмарадан Коминың “СК Горный” командасында уйный торган Фәнүзә Кадыйрова, Яр-Чаллыдан Санкт-Петербургның “Динамо СПб” командасы хоккейчысы Диана Канаева, Әлмәттән Уфаның “Агидель” командасы уенчысы Ольга Сосина һәм Сабадан Түбән Новгородның “СКИФ”ы өчен уйнаучы Ландыш Фәләхова.
Бу чарада Казанның “Ак Барс” хоккей командасыннан капкачы Владислав Подъяпольский, сакчы Пол Постма, һөҗүмче Данис Зарипов катнашачаклар. Зарипов өчен бу Йолдызлар матчы җиденчесе булачак. Харламов дивизионы тренеры итеп “Ак Барс” хоккей командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз