news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан «Беренчеләр хәрәкәте» беренче тапкыр тавыш бирүче сайлаучылар белән очрашты

Татарстан «Беренчеләр хәрәкәте» Россиянең «Знание» җәмгыяте белән республиканың беренче тапкыр тавыш бирүчеләре белән очрашты. Республикада хәрәкәт җитәкчесе, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов сөйләвенчә, чара һөнәр сайлауга багышланган.

«Бүген бу тема бигрәк тә мөһим, бигрәк тә очрашу Россия Президентын сайлау көннәрендә уза, бу, нигездә, охшаш нәрсә - аны чит кеше җилкәсенә салмыйча, үз сайлавың өчен җаваплы булу», - дип сөйләде «Татар-информ»га Сөләйманов.

Ул белдергәнчә, мөстәкыйль сайлау булачак һөнәрне билгеләүдә дә, сайлауларда катнашуы да кешенең җитлеккәнлеге турында сөйли.

«Көн саен актив тормыш позициясен сайлыйсың: сайлауга барыргамы, юкмы, булачак һөнәрең турында фикер алышу өчен очрашуга барыргамы, юкмы, үзең сайлап аласың», - дип билгеләп үтте «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, мондый очрашулар яшьләргә киләчәктә аңлы рәвештә үсү һәм алардан кире элемтә алу өчен дә файдалы. «Бу безнең хәрәкәтнең төп аудиториясе һәм алар өчен актуаль булып калырга кирәк», - диде Сөләйманов.

Искәртик, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100